"Тимерхан" хоккей командасы мактаулы 2 нче урынга лаек булды!

2024 елның 23 апреле, сишәмбе

2024 елның 14-21 апрелендә Салават шәһәрендә 2011-2012 елгы егетләр командалары арасында «Алтын шайба» Бөтенроссия яшь хоккейчылар ярышлары узды. Белгород, Ульяновск, Түбән Новгород, Пенза, Мурманск, Самара, Оренбург, Чуваш өлкәләреннән, һәм Ямал-Ненец АО, Мордовия , Марий-Эл, Башкортостан Республикаларыннан  16 команда катнашты.

Саба муниципаль районының « Олимп» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр бик яхшы әзерлек күрсәттеләр. Финал уеннарында  безнең « Тимерхан» командасы мактаулы 2 урынны яулады. Команданың иң яхшы уенчысы дип Ренас Әхтәмҗанов танылды.Афәрин!

Спортсмен балаларыбызны һәм аларның тренер-укытучысы Имаиев Айдар Равхат улын җиңүләре белән котлыйбыз. Сәламәтлек, бәхет, уңышлар һәм тыныч күк йөзе телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International