Педагоглар ГТО тапшыра!

2024 елның 19 апреле, җомга

19 апрель көнне Саба муниципаль районының сәләтле балалар өчен урта гомуми белем бирү интернат-мәктәбендә укытучылар һәм хезмәткәрләр арасында ГТО нормаларын тапшыру өчен сынаулар узды. ГТО нормаларын тапшыру идеясын мәктәп коллективы уңай кабул итте. Укытучыларны, нигездә, «нормаларны үти алырлармы? " дигән сорау борчый иде. Нормалар «тешләми», нормативлар кабул ителә, тапшыру авыр түгел.

Бүген укытучылар мәктәпкә спорт формасында һәм яхшы кәефтә килделәр. Спорт бурычларын яшь һәм тәҗрибәлерәк укытучылар да үти алды. Чарада катнашу - физкультура һәм спортның сәламәтлекне генә түгел, ә коллективта атмосфераны да ныгытуын күрсәтте. Укытучылар үз укучыларына үрнәк булып торалар һәм тәрбияләнүчеләреннән калышмыйлар! Әлеге чараны оештыруда ярдәм иткәне өчен "Сәләтле балалар өчен урта гомуми белем бирү мәктәбе" директоры Дәүләтшин Нияз Илгиз улына рәхмәт белдерәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International