«Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә “Халыкара умырзая көне” темасына әңгәмә.

2024 елның 19 апреле, җомга

19 нчы апрельда тәрбияче Аскарова М.С. җитәкчелегендә безнең балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен «Халыкара умырзая көне» темасына әңгәмә үткәрелде. Умырзая- ак чәчәк. Ул кышның тәмамлануын һәм язның башлануын символлаштыра. Аңа багышланган бәйрәм язгы җылылык , кешеләргә өмет бирергә һәм елмаю уятырга тиеш. Халыкара умырзая көне ел саен 19 нчы апрельда билгеләп үтелә. Бәйрәм датасы итеп, чәчәк ачылып, бөтен матурлыгы белән күренсен өчен, 19 санын сайлаганнар. Алар язның башлануын һәм җылылыкны символлаштыра. Бу көнне балалар белән экологик тәрбия буенча «Умырзаяга кунакка» дигән әңгәмә узды. Хәзерге вакытта умырзаяларның күпчелек төрләре Кызыл китапка юкка чыгу хәлендә булган төр буларак кертелгән. Аларны җыярга ярамый, шуңа күрә безнең нәсел варисларыбыз да бу табигать могҗизасын тере килеш күрергә мөмкинлек ала, ә аның турында әкиятләрдән һәм риваятьләрдән белергә генә түгел. Бүгенге бәйрәм – шуны искә төшерә. Балалар табигать дөньясына һәм гомумән, тирә-юнь дөньясына сакчыл, кайгыртучан мөгамәләдә табигатьне сакларга вәгъдә иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International