"Дулкын" радиосында «Китапханәче сузе» тапшыруында чыгыш ясау

2024 елның 17 апреле, чәршәмбе

16 апрельдә Олы Шыңар авыл китапханәсе мөдире Сөләйманова Гүзәл Раиф кызы "Дулкын" радиосында «Китапханәче сүзе» тапшыруында чыгыш ясады. Чыгыш барышында китапханәнең 2023-2024 еллардагы эшенә кыскача күзәтү ясалды. Шыңар авылыннан чыккан якташлар, танылган язучылар, шәхесләр белән таныштырды, аларның тормыш юлы турында сөйләде. Китапханә эшчәнлеге белән танышканнан соң, авылыбызның горурлыгы булган  атказанган механизаторлар, терлекчеләр турында сөйләде. Китапханәгә кергән яңа китаплар тәкъдим ителде. Әңгәмә барышында Гаилә елына һәм фәнни-технологик үсеш елына багышланган темалар да күтәрелде. Күп балалы һәм барлык юнәлешләрдә иң актив булган  Нуриәхмәтовлар гаиләсе чакырылган иде, алар белән гаилә һәм аның кыйммәтләре турында әңгәмә алып барылды. Безнең радио тапшыруындагы очрашу җанлы һәм җылы атмосферада үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International