“Гаилә белән китапханәгә”

2024 елның 15 апреле, дүшәмбе

Юлбат авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, Гаилә елы кысаларында, «Гаилә белән китапханәгә" дип исемләнгән гаилә-аралашу сәгате узды. Чарага "Әдәби алан" проектында җиңгән балалар әти-әниләре белән чакырылды. Чара барышында алар викторина сорауларына җавап бирделәр, китапханәче белән бергә «гаилә» сүзенең мәгънәсе турында фикер алыштылар, гаилә турында мәкальләрне искә төшерделәр һәм яраткан балалар әсәрләрен кычкырып укыдылар. Чара шәм ясау буенча мастер-класс белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International