«Буыннар тарихы-гаилә ядкаре» район фестивале

2024 елның 15 апреле, дүшәмбе

12 апрель көнне Шәмәрдән мәдәният йортында Россия Федерациясендә гаилә елына багышланган «Буыннар тарихы-гаилә ядкаре» район фестивале узды. Кереш сүз белән Саба муниципаль районы мәдәният бүлеге башлыгы Р.Ф. Заһидуллин һәм авыл җирлеге башлыгы А.К.Вәлиев чыгыш ясадылар. Мәдәният йорты сәхнәсендә коллективлар чыгыш ясады: Шәмәрдән лицее «Үсеш» - Вәлиуллиннар гаиләсе, «Салават күпере» балалар бакчасы -   Павловлар гаиләсе, Шәмәрдән шифаханәсе - Шәриповлар гаиләсе, Шәмәрдән торак-коммуналь хуҗалыгы күптармаклы җитештерү предприятиесе - Мөхәммәтҗановлар гаиләсе. Тамашачылар өчен мәдәният йорты хезмәткәрләре Шәмәрдән модель китапханәсе хезмәткәре Л.Д. Мөхәммәтҗанова белән берлектә «Таш суы чигару» театральләштерелгән күренеш тәкъдим иттеләр. «Акварель» халык бию төркеме матур дәртле биюләре залда булганнарның барысын да сөендерде. Чара җылы һәм дуслык атмосферасында узды. Жюри составында район мәдәният йорты хезмәткәрләре булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International