Сәламәтләндерү чаралары

2024 елның 28 феврале, чәршәмбе

28  нче  февральдэ Лесхоз өлкәннәр һәм  инвалидлар йортында вак моториканы яхшырту буенча индивидуаль күнекмәләр үткәрелде.

     Күп функцияле «Дон» комплексы бу күнекмәләрне үткәрү өчен бик яхшы чишелеш. Ул хәрәкәт координацияләрен үстерүгә ярдәм итә, сенсомотор активлыкны яхшырта, буыннарның сыгылмалылыгын һәм хәрәкәтчәнлеген арттыра.

    "Дуга"дигән  элемент - горизонталь нигездә теркәлгән, кидерелгән боҗралы дуга рәвешендәге штанга. Күнегү  барышында социаль  хезмәт алучы боҗраларны башта  бер  якка, аннары кирегә күчерә. Дуга контроле астында  төгәл хәрәкәтләр  башкарыла.

    "Лабиринт" элементы төрле формалы каналлар һәм өзекләр белән эшлэнгән  такта  формасында. Кунегүнен  максаты: канал буйлап стержень белән хәрәкәт итү һәм аны канал ахырында гына чыгару. Күнегүләр ябык күзләр белән дә башкарыла, бу күпкә катлаулырак, әмма мускуллар хәтерен өйрәтергә мөмкинлек бирә.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International