Килдебәк бригадасының хисап җыелышы

2024 елның 8 феврале, пәнҗешәмбе

2024 елның 5 февралендә Килдебәк мәдәният йортында Саба муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Г.Ш. Хәсәншин катнашында “Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиясенең Килдебәк бригадасының 2023 ел өчен хуҗалык эшчәнлеге йомгаклары буенча хисап җыелышы булып узды. Хисаплар белән хуҗалык җитәкчесе Әхмәтҗанов Ильназ Ильсур улы һәм барлык төп белгечләр чыгыш ясады. 2023 елда бер сыердан 9 277 кг сөт савып алынган, мал башына 263 кг артым, уртача ашлык уңышы 29,5 ц/га, тулаем продукция бәясе 209 мил 187 мең сум, уртача хезмәт хакы 37 538 сум тәшкил иткән. Саба муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Г.Ш. Хәсәншин чыгыш ясаганда хуҗалык эшендә җитешсезлекләргә игътибар итте һәм чыгышын тәмамлап, хуҗалыкның үсеш потенциалы зур булуын билгеләп үтте һәм хуҗалык коллективына эшләрендә уңышлар теләде. Шулай ук Г. Ш. Хәсәншин хуҗалык электригы Вәлиев Мөдәрис Мидехәт улын һәм механизатор Нуриәхмәтов Ильнар Мәсегүт улын, күпьеллык намуслы хезмәтәтләре өчен, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән, ә хуҗалык бригадиры Бариев Флорид Кави улын, машина белән саву операторы Кәримова Эльмира Нурлахмәт кызын һәм бозаулар тәрбияләүче Кәримова Илһамия Нәкыйп кызын Саба муниципаль районы Башлыгы Р. Н. Миңнехановның Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

Хисап җыелышы концерт программасы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International