ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2018 ел
сишәмбе

13 март көнне Буа шәһәрендә «ART - БУА - 2018» Республика балалар һәм яшүсмерләр иҗат конкурсы үткәрелде. Элеге конкурста «Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе» коллективлары һәм аерым башкаручылар катнашты.

Түбән Симет мәдәният йортында  “Ромашка” ясле-бакчасында тәрбияләнүче балалар катнашында бәйрәм концерты үтте.

Олы Кибәче авыл җирлегендә 8 март бәйрәменә багышланган Гаилә бәйрәме үткәрелде. Чарада 11 гаилә катнашты.- Олы Кибәче авыл җирлеге.

«159 нчы механикалаштырылган күчмә колонна» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте йортлар төзелеше, металл әйберләр җитештеру һәм гамәлгә ашыру белән шөгыльләнә. 2017 елда башкарылган эшләрнең күләме 108957 мең сум тәшкил иткән. Шулай ук 2017 елда “ Арендное жилье» программасы буенча 8 йорт сафка бастырылды.

Оешманың продукция ассортиментына : металл ишекләр, калиткалар, капка, коймалар, навеслар, урналар, мангаллар, койма, эскәмияләр, теплица, тәрәзә рәшәткәләре, элгечләр, брусчатка, тимер-бетон боҗралары, люклар, капкачлар, баскычлар; шулай ук сораучылар  заказы буенча теләсә нинди металл әйберләр эшләнә.

Хезмәткәрләр штаты 37 кешедән тора.

Мәскәүнең ВДНХ залында Бөтенроссия “РобоФест” фестивале узды. Ярышларда Россиянең 36 регионыннан 40 команда “Робо-ярдәмчеләр гаиләдә» дигән тема буенча проект эшләнмәләре белән катнашты.

Саба районы хуҗалыкларына кукуруз  орлыклары кайтару дәвам итә. Беренче буын гибридлары: Росс-130МВ-20 тн, Росс-199МВ-15 тн, Краснодарский-194МВ-25 тн.   Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идәрәсе.

«Язгы игелеклелек атнасы» акциясе кысаларында Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре “Саба гимназиясе” укучылары белән “Дуслык белән көчле без” дигән темага дуслык дәресе үткәрделәр. Бу чараның  максаты укучыларда "дуслык" һәм "чын дус" төшенчәләрен мәгънәсен формалаштыру, аларның рухи кыйммәтләрне курсәтү  һәм һәр кеше тормышында бу төшенчәләрнең әһәмиятен ачу торды.

 

9 март көнне  Шәмәрдән авылы  боз мәйданчыгында алкалы хоккей буенча яшләр һәм ветераннар командалары ярышты. Беренчелекне яшләр командасы алды.

 Шулай ук 18 март конне 14.00 саг. чираттагы дусларча очрашу узачак. Шәмәрдән авыл җирлеге.

 

2018 елның  9-11нче  март көннәрендә  ГСОК «Свияжские холмы» базасында яшьләр арасында эшләүче «Татарстанның Киләчәген бергә төзибез!» дип исемләнгән  Республика күләм Конгрессы үтте.

8 март хатын-кызларны олылау көне, матурлык бәйрәме.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International