ЯҢАЛЫКЛАР


25
гыйнвар, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Мичән авыл җирлегендә арендага бирү өчен төзелгән йорт файдалануга тапшырылды.  Төзү эшләрен “ПМК-159” предприятиесе алып барды. Йорт яхшы  материаллардан югары сыйфат белән, барлык уңайлылыклар белән эшләнгән. Яңа йорт  авыл хуҗалыгы предприятиесендә механизатор булып эшләүче Низамов Расим Фаяз улына бирелде.

25 гыйнвар көнне Казан шәһәрендә  Республика Юниор КВН Лигасына старт бирелде.

25 январь көнне Район китапханәсенең уку залында “Өлкәннәр” клубы әгъзалары өчен Саба үзәк сырхауханәсенең эндокринология табибәсе Нурмөхәммәдова Ләйлә Гәрап кызы белән очрашу булды. Аның чыгышының темасы: “Калкансыман биз авырулары. Шикәр авыруы һәм аның билгеләре”. Ул калкансыман биз авыруларының ничек барлыкка килүен, аның башка авырулар килеп чыгуга да сәбәпче булуын. Һәм шул авыруларның берсе булган шикәр авыруының билгеләре, төрләре, профилактик чаралар,  дөрес туклану  турында сөйләде. Өлкәннәр күп төрле сорауларына җаваплар таптылар, очрашудан канәгать калдылар.

23 нче гынвар көнне Явлаштау мәдәният йортында  Эзмә мәдәният йорты "Моң" халык театры коллективы Х.Ибраһим һәм Р. Сәгъдинең "Кияү абый" дип исемләнгән музыкаль комедиясен сәхнәләштерде. 

«Балкыш” социаль  тернәклә ндерү бүлегендә эшләүче хезмәт инструкторы Зөлфирә Әхмәтова тарафыннан «Җитез куллар» программасы нигезендә оешкан төстә дәресләр үткәрелде .  

Түбән Шытсу авыл җирлегендә яшь белгечләргә дип төзелгән ике йорт кулланылышка тапшырылды. Йортлар сыйфатлы итеп эшләнелгән, уңайлыклар тудырылган.

Түбән Шытсу авыл җирлеге.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International