25 гыйнвар көнне Казан шәһәрендә Республика Юниор КВН Лигасына старт бирелде. Әлеге чарада Саба гимназиясе укучылары актив катнашалар. Укучылар 25 нче гыйнвардан алып 27 нче гыйнварга кадәр КВН мәктәбендә белем алачаклар, ә 28 нче гыйнвар көнне алар 1\8 КВН уеннарында үзләрен тапкырлыкта һәм шаянлыкта сынап караячаклар. Уңышлар телибез!