Саба муниципаль районының волейбол буенча хезмәт коллективлары ир-ат командалары арасында Чемпионат тәмамланды

2021 елның 23 апреле, җомга

2021нче елның 22нче апрелендә Саба муниципаль районының волейбол буенча хезмәт коллективлары ир-ат командалары арасында Чемпионат тәмамланды. Бүләкләү тантанасында мәртәбәле кунаклар катнашты: Саба районы башлыгы урынбасары Закирҗанов Расих Рәхимҗан улы, Саба районы волейбол федерациясе рәисе Вәлиев Фәнис Таһир улы. "Иң яхшы уенчы" номинациясендә: Маннанов Дилүс (Сабагаз-1), Хөснетдинов Илназ (Яшьлек), Шәрәфиев Руслан (ШЛПУМГ-1), Нигъмәтҗанов Артур (ЖД). Җиңүчеләр һәм призерлар:

1 урын-ШЛПУМГ командасы-1;

2 урын-Сабагаз командасы-1;

3 урын-ЖД командасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International