25 апрель көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты белгече Г.М.Әхмәтшина ZOOM аша «Әкияттә кунакта» дип исемләнгән бармак театрына багышланган онлайн чара үткәрде. Бармак театрының уникальлеге баланың иҗади сәләтен үстерү. Моннан тыш, ул вак моториканы да яхшырта. Иң мөһиме-ул балаларны якынайта. Эшкә керешкәнче, балалар белән бармак гимнастикасы уздырдырылды. Чара барышында балалар театрның тарихын белделәр, әкиятләр турында искә төшерделәр, соңыннан аларга театральләштерелгән тамаша күрсәтелде. Балалар бик канәгать калдылар, игътибар белән тыңладылар һәм актив катнаштылар.