«Татавтодор» АҖнең Саба филиалында техник карау.

2020 елның 24 апреле, җомга

2020 елның 24 апрелендә өзлексез эшләүче оешмада - «Татавтодор» АҖнең Саба филиалында, барлык санитар-эпидемиологик нормаларны үтәп, техник карау графигы нигезендә, район юлларына хезмәт күрсәтүче үзйөрешле техникага һәм тагылмаларга техник карау уздырылды.

Техник карауга 26 берәмлек техника тәкъдим ителде. Номер агрегатларының, тракторчы-машинист таныклыкларының туры килү-килмәве тикшерелде, инструменталь диагностика уздырылды. Техник карау вакытында кайбер үзйөрешле машиналарда янгын сүндерү чаралары булмау ачыкланды. Ачыкланган бозулар буенча җаваплы вазыйфаи затка бетерү вакытын күрсәтеп күрсәтмә бирелде. Техник күзлектән караганда, техника тормыш, кешеләрнең саулыгы һәм милке, әйләнә-тирә мохитне саклау өчен куркынычсызлык таләпләренә туры килде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International