65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр коронавирус пандемиясе вакытында риск төркемендә торалар, аларга өйдә калырга һәм урамга чыкмаска киңәш ителә. Шуңа Күрә Мишә авыл җирлегендә волонтерлар эшли башлады. Волонтерлар азык-төлек продуктлары һәм даруларны өйләренә илтеп тапшыралар.
65 яшьтән өлкәнрәк барлык авыл халкыннан өйдә калуларын сорыйбыз. Хәзер сез риск төркемендә, шуңа күрә үзеңне саклау, үз-үзеңне изоляцияләү режимын катгый үтәү аеруча мөһим. Әгәр сезгә ярдәм кирәк икән, волонтерлар ярдәм итәчәк. Зинһар, профилактика чараларын үтәгез һәм сәламәт булыгыз!