«Яңа коронавирус йогышы (COVID-19) таралуга бәйле рәвештә Россия Федерациясе Президентының «Россия Федерациясе территориясендә халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү максатыннан» 2020 елның 2 апрелендәге 239 номерлы Указын тормышка ашыру, «ТР МК боерыгы нигезендә, 2020 елның 6 апреленнән башлап, вакытлыча “ Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбендә” гамәлдән чыгару датасына кадәр укыту дистанцион формада үтә.
Дистанцион формада белем алу онлайн режимда расланган вакытлы расписание нигезендә уза. Дәресләр WhatsApp (WA) мессенджер чаты ярдәмендә яки Zoom видео-конференция ярдәмендә үткәрелә. Укучылар үзләренең укытучыларын тыңлыйлар һәм тема буенча биремнәр башкаралар. Онлайн-дәрес вакытында укытучы белән мессенджер чатында яки Zoom видео-конференциясе аша аралашу мөмкин. Дистанцион дәрес тәмамлангач, укучының эшен мөстәкыйль төгәлләргә һәм шәхси хәбәрләре белән укытучыга хисап тотарга вакыты кала.