Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары вакытны күңелле һәм файдалы уздыралар.

2020 елның 4 апреле, шимбә

Коронавирус инфекциясенең таралуына юл куймас өчен бу ай карантин дип игълан ителде, әмма бу без өйдә тик  утырабыз дигән сүз түгел.

Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары вакытны күңелле һәм файдалы уздыралар. Алар үткән материалларны кабатлыйлар, уен коралларында уйнау күнекмәләрен ныгыталар, рәсем ясыйлар, бииләр һәм җырлыйлар. Социаль челтәрләрдә  иҗади сәләтләре белән даими уртаклашалар , башкаларга үрнәк күрсәтәләр.

Ялыгызны файдалы һәм күңелле үткәрегез. Исән булыгыз! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International