Игътибар! ТАССРның 100 еллыгы һәм Саба районының 90 еллыгы уңаеннан, мәдәният бүлеге һәм Саба туган якны өйрәнү музее "Сабамның үткәне һәм бүгенгесе" дигән бәйге игълан иткән иде! Конкурста катнашу өчен 1500 артык фотосүрәтләр шәхси акаунтларга куелды.
Бәйге шартлары буенча, Саба районы тарихын яктырткан гаилә архивында саклана торган фотосүрәтләрне - элеккеге биналар, бәйрәм, урам күренешләрен барлап, аларны социаль челтәрләрдәге (инстаграм, вконтакте) шәхси аккаунтка, биткә урнаштырырга кирәк.
#Сабакичәһәмбүген яки #Сабакичэхэмбүген хештегларын куярга онытмагыз! Бәйгедә 12 яшьтән өлкән булган һәркем катнаша ала. Хөрмәтле райондашлар! Тарихны бергәләп искә алыйк, яшьлек хатирәләрен бергәләп яңартыйк!