“Тыл ветеранына ярдәм ит” акциясе

2020 елның 24 марты, сишәмбе

  

Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыкларны бернинди бәя белән дә чагыштырып булмый, чөнки аларның даны мәңгелек. Бөек Җиңүдә батырлыкларын күрсәткән ватандашларыбыз өчен чын күңелдән горурлык хисләре кичерәбез. Кызганычка каршы, илебез өчен көрәшкән сугыш ветераннарының саны гына елдан-ел кими бара. Шуңа күрә хәтердә аларның истәлекләрен саклап калу, аларның авыр язмышлары белән танышу, чын күңелдән рәхмәт сүзләрен әйтеп, ветераннарга рәхмәт белдерү бу- яшь буынның төп бурычы.

           Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре һәм волонтерлар язгы айларда һәрдаим үткәрелә торган “Тыл ветеранына ярдәм ит” дигән акция кысаларында тыл ветераны Валеева Хәлимә Тимербай кызына өй тирәсен чистартуда булыштылар. Ул балаларга иң куркыныч сугыш елларында тылда Җиңүне якынайткан кешеләрне онытмаулары,аларның хәл-әхвәлләрен белешеп, күңел җылысын бүләк итүләре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде. Волонтерлар ветеранга батырларча хезмәтләре һәм бүгенге буынга тыныч күк астында яшәү мөмкинлеге биргәне өчен рәхмәт белдерделәр, аңа нык сәламәтлек, озын гомер, рухи күтәренкелек теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International