«Татавтодор» АҖнең Саба филиалында укыту

2020 елның 23 марты, дүшәмбе

2020 елның 21 мартында «Татавтодор» АҖнең Саба филиалында үзйөрешле юл-төзелеш машиналарын куркынычсыз эксплуатацияләү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба мунициципаль районы буенча бүлеге башлыгы - баш дәүләт инженер-инспекторы Р.Р. Харисов, ЮХИДИ өлкән инспекторы полиция капитаны И. Д. Насыйбуллин катнашында дәрес уздырылды. Дәрес барышында Юл хәрәкәте иминлеге, гомуми файдаланудагы юлларда эшләгәндә юл-төзелеш машиналарын куркынычсыз эксплуатацияләү мәсьәләләре каралды. Үзйөрешле юл-төзелеш машиналарын техник карауга әзерлек мәсьәләләре каралды һәм таләпләр аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International