2019 елда «Таттелеком» компаниясе Саба районының барлык торак пунктларына кадәр җепселле-оптик элемтә линияләре төзүне тәмамлады. Көек, Елыш, Чулпыч, Югары Утар,Сүлә, Язлы Арташ, Урта Нырты, Чабья-Чүрчи, Мичәнбаш, Чәбки-Саба,Тенеки, Өч-Нарат, Мәртен торак пунктларына кадәр 20 км 462 метр элемтә линияләре сузылды, шуның белән халыкка телекоммуникацион хезмәтләрнең мөмкинлекләрен тулы күләмдә бәяләргә мөмкинлек бирде. Безнең өчен яңа, җепселле-оптик линияләрнең интернетка югары тизлекле керү мөмкинлеге һәм ерак торак пунктларда яшәүчеләрне «Летай» интерактив цифрлы телевидениесенә тоташтыру мөмкинлеге бирүе мөһим.