Саба балалар сәнгать мәктәбендә "Ягез әле, егетләр!» конкурсы узды.

2020 елның 4 марты, чәршәмбе

3 март көнне Саба балалар сәнгать мәктәбендә «баян» сыйныфы укучылары өчен  "Ягез әле, егетләр!» конкурсы узды. Чара концерт чыгышларыннан башланды. Укучылар әти-әниләре алдында баянда, тальянда уйнау осталыкларын   (укытучылары Фатыйхова Р. Г., Газизова А. З., Солтанова С. Н.), фортепиано да уйнау нигезләрен  (укытучылары Яхина Г. И.) күрсәттеләр,  әниләр өчен котлау җыры башкардылар. Аннан соң малайлар бәрәңге, суган чистарту, төймә тегү буенча көч сынаштылар. Ата-аналар һәм балалар чарадан бик кәнагать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International