"Туган ягым гөлләр иле"

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

19 февраль көнне Елыш авыл клубында, ТАССРның 100 еллыгы һәм Саба районының 90 еллыгы уңаеннан, Елыш клубы, Югары Шытсу,Түбән Шытсу мәдәният йортлары һәм узешчәннәре катнашында "Туган ягым гөлләр иле" дип исемләнгән концерт программасы күрсәтелде. Бәйрәмдә "Умырзая" һәм "Ядкәр" вокаль ансамбльләре, "Көмеш тел" уен кораллары ансамбле чыгыш ясады, "Әлдермештән Әлмәндәр" спектакленнән өзек күрсәтелде. Шулай ук кичәдә туган як турында җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Авылдашлар һәрбер чыгышны җылы алкышларга күмделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International