ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Саба балалар сәнгать мәктәбендә күргәзмә оештырылды.

2020 елның 11 феврале, сишәмбе

ТАССР ның 100 еллыгы уңаеннан, 10-13 февраль көннәрендә Саба балалар сәнгать мәктәбендә рәсем бүлеге укучылары тарафыннан  “Туган ягым-Татарстан” дип аталган күргәзмә оештырылды.

Балалар туган якның матурлыгын, истәлекле урыннарын һәм милли колоритын сүрәтләделәр: кемдер мәчетләрне ясады, кемдер Казан Кремлен тәкъдим итте, ә кемдер чәчәкләр, хайваннар, кошлар рәсемен сурәтләде. Үз эшләрендә укучылар татар халкының тарихына һәм гореф-гадәтләренә карата карашларын белдерделәр.

Күргәзмә атна дәвамында дәвам итәчәк. Барлык күргәзмәне күрергә теләүчеләрне үзебездә көтеп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International