8 февраль көнне Шыңар авылында Нуриев Булат Раузит улы истәлегенә багышланган традицион хоккей ярышлары булып узды, ярышта Тимершык хоккей командасы да катнашты. 9 февраль көнне Тимершык бозында район чемпионатының чираттагы уеннары уздырылды. Ярышта “Тимершык”, “Саба”, “Ястреб”, “Сабабаш”, “Шәмәрдән” командалары көч сынашты.