Батыршина - Мороккода беренче

2020 елның 10 феврале, дүшәмбе

Яңа спорт сезоны башында Татарстан атучылары яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.

Саба районы спортчысы Зилә Батыршина  Мороккодагы Гран При өчен скитта матур җиңү яулады. Квалификациядә Батыршина 125 мишеньнан111 мишеньне бәрде, финалда тагын да уңышлырак атты һәм алтын матчка кадәр барып җитте, анда  италияле Симона Скокеттины 53 - 52 исәбе белән җиңде. Россия җыелма командасының икенче спортчысы Альбина Шакирова финалга беренче килде, 113/125 булды, әмма өстенлекне саклап кала алмады һәм хәлиткеч раундта 32 "тәлинкә"не ватып 4 урынны яулады.

Безнең спортчы кызыбызны матур һәм уңышлы чыгышы белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International