Социаль түләүләр 1 февральдән 3% артты

2020 елның 7 феврале, җомга

Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 1 февральдән ай саен бирелә торган акчалата түләүләр (ЕДВ) 3% ка индексацияләнүен искә төшерә.
Ай саен акчалата түләү белән беррәттән, бушлай дару алу, санаторий-курорт дәвалавы, шәһәр яны тимер юл транспортында һәм шәһәрара транспортта дәвалану урынына бару һәм кире кайту хокукы кебек социаль хезмәтләр җыелмасы да бер тапкыр бирелә.
2020 елның 1 февраленнән социаль хезмәтләр җыелмасының бәясе аена 1155,06 сум тәшкил итәчәк. Алардан:
889,66 сум - даруларга җибәрелә,
137,63 сум-санатор-курорт дәвалануына,
127,77 сум-шәһәр яны тимер юл һәм шәһәрара транспортта йөрү өчен.
Шунысын да онытмаска кирәк, рецептларны поликлиникаларда алдыралар, ә юлламаларны бүлү белән Социаль иминият фонды шөгыльләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International