Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт 2020 елның 20 гыйнварыннан 3 февраленә кадәр тәмәке итеп тартмый торган никотинлы продукция (снюс) әйләнешен тикшереп тору мәсьәләләренә карата 8 800 555 49 43 номеры буенча «кайнар линия» оештырды.
Шулай ук Татарстан Республикасы Саба һәм Теләче районнарында яшәүчеләрнең сорауларына Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарындагы территориаль бүлек белгечләре 884(362) 2-39-40 телефоны буенча җавап бирәчәк.