Бәйрәм белән! Волонтерлар һәм ирекле ярдәмчеләр көне белән!

2019 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

Кадерле дуслар!

    Саба районының битараф булмаган, җаваплы, максатчан кешеләрен, үз иленә, кече ватаннарына, кешеләргә файдалы булырга теләүчеләрне ихлас күңелдән Ирекле ярдәмче (Волонтер) көне белән котлыйбыз.

    Сез ирекле проектларга күп көч һәм вакыт бирәсез, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәсез. Сез үз күңелегезне, йөрәгегезне волонтерлык эшенә саласыз, җәмгыятькә риясыз хезмәт итәсез һәм бу дөньяны яхшырак итәргә омтыласыз.

    Сезнең игелекле гамәлләрегез, актив гражданлык позициягез, хәрәкәтчәнлек һәм кешелеклелек традицияләренә тугры калганыгыз өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез.

    Безнең районда күпләр төрле юнәлешләр: сәламәтлек саклау, мәгариф, экология, төзекләндерү буенча волонтерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Уртак эшкә үз өлешебезне кертү өчен, ел саен ирекле ярдәмчеләр хәрәкәтенә барлык буын кешеләре дә кушылыр дип ышанабыз.

    Сезгә бетмәс-төкәнмәс энергия һәм оптимизм, сәламәтлек, иминлек һәм барлык башлангычларыгызда зур уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International