Халыклар бердәмлеге көне

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

4 ноябрьдә илебез дәүләт бәйрәмен — Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтә. Бу зур патриотик бәйрәм, милли бердәмлек һәм гражданлык дөньясы символы. Шушы бәйрәм уңаеннан, Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе  белгечләре,  балигъ булмаган балалар белән, “Бердәмлектә- безнең көч” дип исемләнгән чара үткәрделәр. Әлеге чараны үткәрүнең максаты: үз Ватаныңа, илнең дәүләт символларына карата горурлык һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү; халыклар бердәмлеге көненә күмәк аппликация эшләү; бәйрәм кәефе булдыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International