«Бакча - 2019»: Татарстан бакчачылары бәйрәм кунакларын нәрсә белән гаҗәпкә калдырдылар

2019 елның 23 сентябре, дүшәмбе

“Казан” агросәнәгать паркында  “Бакчачы көне” күргәзмәсе  ачылды.  Бу  мәйданчыкта  республика бакчачылары  бәйрәме   икенче  мәртәбә  уздырыла,  анда  Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы рәисе  урынбасары  Марат  Әхмәтов  һәм Татарстан  Республикасы авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  вазыйфаларын  башкаручы  Марат Җәббаров катнашты.  

«Мин сезне барыгызны  да чын  күңелдән  бүгенге  бәйрәм  белән  котлыйм.    Татарстанның  миллионлаган  халкы  шул  тормыш  рәвеше  белән  яши.   Бу,  әлбәттә,  ярдәм  итүне  таләп  итә.   Шуңа  күрә   соңгы  өч  елда    президент   программасы һәм  үзара  салым    принцибы  буенча   бакчачыларга  ярдәм  күрсәтелә (бу  юнәлешләр алга  таба  да  дәвам  итәчәк),  бу  Татарстан бакчачылыгының көчен  һәм куәтен  арттырачак», — диде Марат  Әхмәтов  килүчеләргә. 

Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  булышлыгы  белән  бакчачылар  юлларны  ремонтлау, территорияләрне төзекләндерү,  су үткәрү  системаларын  ремонтлау  проблемаларын  һәм башка  мәсьәләләрне  хәл  итәләр,  диде  Марат Җәббаров.      «Безнең   Президентыбызга,   бу  идеяны  биргән  һәм бүгенге  көнгә  кадәр  аны  гамәлгә ашыруга  ярдәм  итүче  Марат  Готыф  улына  зур  рәхмәт  белдерәбез. Шундый  күркәм күргәзмәне  оештыручыларның барысына  да  зур  рәхмәт  әйтәсе  килә.  Мин чынлап  та  гаҗәпкә калдым,   биредә    барысы  да  бик  матур оештырылган», — диде ул.

Республикада  эчке һәм тышкы инженерлык инфраструктура  объектларын  ремонтлау  буенча коммерциягә карамаган  бакчачылык  ширкәте  (СНТ) чыгымнарын  финанслау  прграммасы  эшли. Аның  асылы  шунда, ремонт өчен СНТ тоткан 1 мең  сумга дәүләт  тагын ике  мең сум  өсти.  2019 елда  эчке  объектларны  ремонтлауны  финанслауга республика бюджетыннан  83,6 млн сум  бүленде. 

 Бакчачылар — актив  тормыш  алып  бара  торган  кешеләр,  дип  ассызыклады  Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы  депутаты   Валерий Власов. «Аларның  барысын  да табигатьне ярату,    җирдә  эшләү  һәм  аны  матурлау  берләштерә.   Моны  тормышка ашыруда  аларга  безнең  җитәкчеләр булыша,  хәзер республика бюджетыннан  программаларны  гамәлгә ашыруга  шактый  суммалар  бүлеп  бирелә», — дип  сөйләде    Власов бәйрәмдә.

Аннары кунаклар күргәзмә белән таныштылар, анда республиканың төрле районнары үз продукциясен тәкъдим иттеләр.  Һәр районның бакчачылары   үзләре  җитештергән   һәм  әзерләгән    продукция  белән  мактандылар:  зурдан-зур  кабаклар,   700 граммлы  суган, 50 сорттан  артык  виноград,  алма  чипсалары, ашый торган  чәчәчкләр, чәй,  сыр һәм башка  бик  күп  нәрсәләр.     Кунакларны  тәм-том һәм  матур концерт  программасы  белән   каршыладылар. Моннан  тыш,  чара  кысаларында  шулай  ук  Татарстанның иң  яхшы  бакчачыларын  бүләкләделәр.   

“Бакчачы  көне – 2019” күргәзмә-ярминкәсе,   21 сентябрьдә  “Казан” агросәнәгать паркы мәйданында, 8.00 сәгатьтән 14 сәгатькә  кадәр  узачак.    Шәһәр  халкы  бакчачылар  үстергән  авыл  хуҗалыгы  продукциясен сатып  ала,  төрле конкурсларда  һәм  мастер-классларда  катнаша  алалар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International