Олы Шыңар авыл җирлегендә юл ремонтлау эшләре

2019 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

Олы Шыңар авыл җирлегенә караган торак пунктларда халыктан җыйналган үзара салым хисабына авыл юлларын ремонтлау эшләре төгәлләнде. Олы Шыңар авылында Х.Такташ урамының 266 м өлеше, Кече Шыңар авылында Гагарин һәм Кооператив урамнарының 241 м өлеше, Оет авылында В.Хазиев  урамының 133м өлеше, Чулпыч авылында Зиннатуллин урамының 40 м өлеше ремонтланды. Юл ремонтлау эшләрен  ООО «Мелиорация –Сервис»  башкарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International