«Иң яхшы комбайнчы» республика конкурсына старт бирелде

2019 елның 31 июле, чәршәмбе

   Искәртеп  узабыз,  27  июльдә  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  конкурс  башлану  турында  игълан  иткән  иде.  

    Конкурс комбайнчы һөнәренең абруен арттыру һәм аны популярлаштыру,    2019 елгы урып-җыю эшләрендә югары  күрсәткечләргә ирешкән   комбайнчыларны  бүләкләү максатларында,  шулай ук   уңышны тиз һәм сыйфатлы җыеп алуны,  Татарстан  Республикасы агросәнәгать комплексында урып-җыю техникасын нәтиҗәле куллануны кызыктыру максатларында  оештырылды. 

    Быел   Министрлыкның  конкурс комиссиясе Татарстан Республикасында иң күп күләмдә һәм иң күп мәйданда   ашлык суктырган күрсәткечләр буенча  республика һәм район дәрәҗәләрендә 500  җиңүчене билгеләячәк.  Уңышны  урып-җыюда иң югары күрсәткечләргә ирешкән 280 комбайнчы     60 мең сум премия белән бүләкләнәчәк, аларны  4  комбайн төркемнәре буенча билгеләячәкләр. 60  мең сум күләмендәге премияләрне  шулай  ук      иң күп мәйданда   иген  урдыру күләмнәре  буенча    20  механизатор алачак.  Конкурс йомгаклары буенча шулай ук  районнарда 200 иң яхшы  комбайнчы 35әр мең  сум күләмендә премия  алачаклар.  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы    конкурста  барлыгы 500  җиңүчене  билгеләячәк. 

   Уздырыла  торган  ярышларның   объективлыгы  өчен    техника  җитештерүчәнлеге  буенча төркемнәргә  бүленә.  Комбайннар  арасында        1  нче  төркемгә  түбәндәгеләр керә:  СК-5 Нива, Вектор-410/420, КЗС-7, КЗС-812, Массей Фергюссон – 5650, Нова-320, Енисей-1200; 2  нче  төркемгә:  ДОН-1500/1200, Лида-1300, Акрос-530/550, КЗР-10 Полесье, КЗС-10К, Кейс-2366, Клаас МЕГА-204/208, «Нью Холланд» ТС-56, ТХ-65, Сампо – 306SL;   3 нче  төркемгә:  Акрос-580/585/595, КЗС-1218, Нью Холланд CSX, CX, CS, Клаас Мега-360/370, Клаас Тукано 430-450/470-480, Клаас Лексион-480/540, Джон Дир-9560/9660/9670, Джон Дир W540, Челленджер CH 647С, Массей Фергюссон-7347; 4 нче  төркемгә: Клаас Тукано-570/580, Торум-740/750, Клаас Лексион-560/570/580/650/670/740/770, Полесье-GS16 комбайннары.

Үзйөрешле  чапкычлар төркемендә:  МакДон, Челленджер, Джон Дир, Нью Холланд, Массей Фергюссон, ЕС-1, КСУ-1, CS-200.

   Республиканың  иң  яхшы  комбайнчыларын  ачыклау  өчен  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  тарафыннан  даими мониторинг  алып  барыла. Уракта  катнашучылар турындагы  мәгълүмат  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  рәсми  сайтында  урнаштырылачак  һәм  урып-җыю кампаниясе  барышында  яңартылып  торачак. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International