Иске Икшермә авыл җирлегендә халык җыены

2019 елның 31 июле, чәршәмбе

2019 елның 30 июлендә Иске Икшермә авыл җирлегендә халык җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов, Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р. Р. Закирҗанов, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Саба төбәк бүлеге башкарма секретаре Ф. Х. Зарипов һәм районның төрле оешмалары бүлек җитәкчеләре катнашты. Көн тәртибендә Иске Икшермә авыл җирлеге башлыгы Н.Н.Нурмөхәммәтовның отчеты тыңланды, 2019 елның 7 февралендә гражданнар җыенында кабул ителгән сораулар буенча отчет булды. Шулай ук әлеге җыеннан да халыктан сораулар каралды. Халык җыены тәмамланганнан соң үзешчәннәр концерты күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International