Бәйрәм белән! Россия Федерациясе Тикшерү органнары хезмәткәрләре көне белән

2019 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле тикшерү органнары хезмәткәрләре!

   Сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясе Тикшерү органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйбыз!

   1713 елның 25 июлендә Бөек Петр исемле указы буенча тикшерү канцеляриясе - Россиянең беренче махсуслаштырылган тикшерү органы төзелә. Сезнең хезмәтнең тарихы 305 ел тәшкил итә. Һәм бу вакыттан бирле тикшерү органнары дәүләт башлыгы карамагында. Бу тикшерү аппаратына дәүләт мәнфәгатьләренә, тормышына, сәламәтлегенә һәм иминлегенә багышланган аеруча куркыныч җинаятьләрне тикшерү буенча специальләшкән хокук саклау ведомствосы буларак аерым җаваплылык сала һәм киң процессуаль вәкаләтләр, мөстәкыйльлек һәм башка дәүләт хакимияте органнары бәйсезлеге бирелә.

   Тикшерүчеләр эше - иң катлаулы һәм җаваплы эшләрнең берсе. Бүген Тикшерү комитеты хезмәткәрләре алдында мөһим бурычлар тора – коррупцион һәм салым җинаятьләрен, шәхес һәм дәүләткә каршы җинаятьчел гамәлләрне тикшерү һәм сыйфатлы ачу, гражданнар хокукларын яклау.

   Тикшерү органнары вәкилләре барлык һөнәри күнекмәләргә дә ия, югары класслы белгечләр булып торалар. Тикшерү идарәсе хезмәткәрләренә үз бурычларына һәм Антларына тугрылык, принципиальлек, таләпчәнлек, фидакарьлек якташларыбызга яшәргә һәм эшләргә уңайлы һәм имин булсын өчен куелган бурычларны уңышлы хәл итәргә ярдәм итәр дип ышанабыз.

   Лаеклы алмаш тәрбияләгән һәм элеккечә үк яшь коллегаларга һөнәрнең барлык нечкәлекләренә өйрәткән хезмәт ветераннарына чын күңелдән рәхмәт белдерәбез.

   Тикшерү органнары хезмәткәрләренә нык сәламәтлек, иминлек, билгеләнгән планнарның тормышка ашуын, Ватаныбызга һәм гражданнарга җаваплы һәм кирәкле хезмәттә алга таба да уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International