Халыкка белем бирүгә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләренең халык белән очрашулары зур әһәмияткә ия.

2019 елның 14 июне, җомга

   Мондый очрашулар халыкка кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мәгълүмат биреп кенә калмыйча, кулланучыларның законлы мәнфәгатьләрен яклауны гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эше турында да оператив төстә сөйләшергә мөмкинлек бирә. Кулланучылар базарында хокук бозуларга каршы көрәшнең иң нәтиҗәле ысулы булып хокук бозуларны кисәтү һәм профилактикалау тора. Кулланучылар белән эшләү, беренче чиратта, аларны агарту, закон тарафыннан бирелгән хокуклар, гарантияләр һәм яклау ысуллары белән таныштыру булырга тиеш.

   Әйтик, 2019 елның 13 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы Саба муниципаль районы Тимершык авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлеге консультанты Азат Хәлилов әлеге җирлектә яшәүчеләр өчен гражданнарны күчмә кабул итте.

   Кабул итү барышында гражданнарга «кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нигезендә үз хокукларын гамәлгә ашыру тәртибе, шул исәптән Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре аңлатылды. Территориаль орган практикасыннан мисаллар китерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International