Олы Шыңар авыл җирлегендә гражданнар кабул ителде

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

   Арча территориаль органы хезмәткәрләре кулланучылар хокукларын яклауга кагылышлы мәсьәләләрне яктыртып, даими рәвештә гражданнарны күчмә кабул итүләр үткәрә. Чираттагы очрашу 2019 елның 15 маенда Саба муниципаль районы Олы Шыңар авыл җирлегендә узды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы вазыйфаларын башкаручы Ленар Вафин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контрольлек – инспекция бүлеге консультанты Азат Хәлилов гражданнарны кабул итте.

   Кабул итү барышында гражданнарга «кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нигезендә үз хокукларын гамәлгә ашыру тәртибе, шул исәптән Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре аңлатылды.

   Авыл халкы күп сораулар бирде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы хезмәткәрләре үз компетенциясе чикләрендә барлык мәсьәләләр буенча тулы җаваплар бирделәр һәм халыкка консультация бирделәр. Чара барышында «кулланучы өчен белешмәлек» буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана»газетасы тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International