Кулланучы хокукларын яклау проблемалары күп еллар дәвамында үзенең актуальлеген югалтмый, чөнки кулланучы хокуклары еш кына бозыла. Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны киң колачлы пропагандалауны тәэмин итү максатларында даими нигездә гражданнарның аң-белемнәрен үткәрергә кирәк. Мондый очрашулар халыкка кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мәгълүмат биреп кенә калмыйча, кулланучыларның законлы мәнфәгатьләрен яклауны гамәлгә ашыру буенча ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эше турында да оператив төстә сөйләшергә мөмкинлек бирә.
Әйтик, 2019 елның 13 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы Саба муниципаль районы Шәмәрдән авылында яшәүчеләр өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б. И. Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контрольлек – инспекция бүлеге консультанты А. И. Хәлилов әлеге җирлектә яшәүчеләр өчен күчмә кабул итү үткәрде.
Кабул итү барышында гражданнарга «кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы, шул исәптән Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре нигезендә үз хокукларын гамәлгә ашыру тәртибе аңлатылды. Территориаль орган практикасыннан мисаллар китерелде.