Кыш бабайлар парады һәм Үзәк чыршыны ачу тантанасы

2018 елның 25 декабре, сишәмбе

  25 декабрь көнне Байлар Сабасында Кыш бабайлар парады һәм Үзәк чыршыны ачу тантанасы булды, анда Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Минниханов 2018 елга йомгак ясады, барысын да бәйрәм белән котлады, яңа ел конкурсларында катнашучыларга һәм җиңүчеләргә акчалата бүләкләр тапшырды.

   Мондый чаралар халыкны берләштерә, һәм ул матур традициягә әйләнеп бара.

   Район халкына, оешма җитәкчеләренә бәйрәмдә актив катнашканнары өчен зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Байлар Сабасында "Кыш Бабай - 2018" парадында катнашучылар арасында җиңүчеләр

2018 ел чыршысын бизәү буенча бүләкләү исемлеге

ФОТОРЕПОРТАЖ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International