«Север " КВН Лигасының финал уены

2018 елның 30 ноябре, җомга

Узган кич Байлар Сабасы мәдәният йортында «Север " КВН Лигасының финал уены узды.

Финал уенын бәяләделәр:

- Саба муниципаль районы башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Кәримов Марат Рәшит улы;

- Саба муниципаль районының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гарипов Ирек Рамазан улы;

- Саба муниципаль районының район мәдәният йорты  клуб системасы директоры Гузялов Альберт Николаевич;

- ТР КВН чемпионаты директоры Рамиль Агдеев;

- ТР КВН программа директоры Радик Ганиев.

Өч конкурс нәтиҗәләре буенча (сәламләү, разминка һәм музыкаль номер)«Аграр көллият җыелма командасы " җиңү яулады.  икенче урында «Число Пи» КВН командасы (сәләтле балалар мәктәбе), ә өченче урында «Параграф 69» командасы (Мамадыш).

Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International