Район үзәге Байлар Сабасының йөзен билгеләүче төп атрибутның берсе – ул яшеллек. Яшеллекне тагын да арттыруда язгы һәм көзге агач утырту өмәләре зур роль уйный. Узган атнада, мәсәлән, бистәдә эшләүче оешма, учреждение, предприятие хезмәткәрләре көче белән Сабинка елгасы яр буе территориясендә агачлар утыртылды. Шулай ук Казан дәүләт аграр университеты студентлары һәм район ветераннар Советы рәисе Р.Х.Сабиров җитәкчелегендә бер төркем өлкәннәребез Саба аграр көллияте каршындагы территориядә 40 төп миләш һәм юкә агачлары утыртты.