“Балкыш”та – ике як өчен дә кызыклы очрашу

2018 елның 26 сентябре, чәршәмбе

 

 

 

 

 

 

 

 2018 елның 24 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И.Абдуллина Саба муниципаль районында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының “Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә инвалидлар һәм пенсионерлар өчен чара үткәрде.

   Әлеге үзәктә сәламәтлекләрен ныгытучыларның байтак ук булуын, тәгаенләп әйткәндә, 23 кеше тәшкил итүен билгеләп үтәргә кирәк.

   Чарада иң элек ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эшчәнлеге турында сөйләп үтелде. Шуннан соң “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының төп статьялары һәм Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре аңлатылды. Берочтан территориаль органның эш тәҗрибәсеннән мөрәҗәгатьләрне карап тикшерүгә мисаллар китерелде. Көнкүреш электроникасын, су фильтрлары, медицина җиһазлары, физиотерапевтика аппаратларын һәм төрледән-төрле башка товарларны өйдән-өйгә сатып йөрүчеләрнең өлкән яшьтәгеләрне алдау очраклары турында бәйнә-бәйнә сөйләп үтелде. Чарада катнашучылар, үз чиратында, сыйфатсыз товарлар сатып алуга бәйле рәвештә үз башларыннан кичергән хәлләр белән уртаклашты, бу җәһәттән күп кенә сораулар бирде. Аларның һәркайсына тәфсилле җаваплар ирештерелде. Шулай ук “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы аша мөрәҗәгать итү мөмкинлеге турында искәртеп үтелде.

   Әйтергә кирәк, һәр ике як өчен дә файдалы бу очрашу бик җылы, дустанә рухта узды. Чарага җыелган халыкның һәрбарчасына элемтәгә керү өчен телефон номерлары урын алган визиткалар, кулланучылар өчен брошюралар һәм «Вестник потребителя» газетасы таратылды.

   Чарада өлкән буын вәкилләре үз хокуклары турында бик күпне белүгә ирешеп, үзләренә күрсәтелгән игътибар һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә аң-белемнәрен үстергән өчен белгечләребезгә эчкерсез рәхмәтләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International