Балалар иҗат үзәгендә мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләре җитәкчеләре һәм өлкән тәрбиячеләре катнашында “Педагогларның профессиональ компетенцияләре дәрәҗәсен кутәрү аша мәктәпкәчә белем бирүнең сыйфатын күтәрү” темасына секция утырышы булып узды. Утырышны 2017-2018 нче уку елында мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләренең эшчәнлегенә анализ белән мәгариф идарәсе методисты Сөнгатова Ф.И. башлап җибэрде. Шәмәрдәннең 2 нче номерлы “Теремок” балалар бакчасы мөдире Давыдова Т.А., Сабаның 5 нче номерлы “Бәләкәч” балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Нәҗмиева Л.В., Килдебәк балалар бакчасы мөдире Мөхлисова Г.Х., Шәмәрдәннең 3 нче номерлы “Салават күпере” балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Кәбирова Ф.Х., Кызыл Мишэ балалар бакчасы мөдире Тагирова Л.И., Сабаның 3 нче номерлы “Шоколад” балалар бакчасы мөдире Садриева Г.Ш., Сабаның 2 нче номерлы “Әллүки” балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Сабирова Э.Ф., Сабаның 6 нчы номерлы “Балачак” балалар бакчасы мөдире Халитова Ф.И. лар мастер-класс, тренинглар үткәреп узләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Секция утырышын узенең чыгышы белән мәгариф идарәсенең баш белгече Салихова А.Р. тәмамлады. Утырыш нәтиҗәле узды, 2018-2019 нчы уку елына яңа максатлар куелды.