25 июль көнне кыңгыраулар музеенда җәйге каникуллар вакытында Лесхоз бистәсендә ял итүче балалар дәү әниләре белән экскурсиядә булдылар. Балалар зур соклану белән музейны карадылар. Чөнки анда төрледән-турле кыңгыраулар җыйналган. Балалар кыңгырауларның тарихы белән генә танышып түгел, ә инде үзләре дә аларны тотып, чыңлатып карау мөмкинлегенә ия булдылар.