“Бизнес-десант” – Сабада

2018 елның 6 июле, җомга

   Татарстан  икътисад министрлыгы һәм  “Республикада  эшмәкәрлеккә ярдәм фонды“  тарафыннан оештырылган “Бизнес  Десант“ проекты кичә Сабада эшләде. Чарада район башлыгы Рәис Миңнеханов  катнашты. Фонд спикерлары – Чистайдагы Бизнес-инкубация үзәге җитәкчесе Вадим Мясников һәм Әлфия Җаббарованы тыңларга районның иң  актив эшмәкәрләре   килгән   иде.  Бизнес вәкилләренә иң элек махсус программа буенча бирелә торган  ставкасы елына  5-8 процент тәшкил иткән микрозайм алу тәртипләре  аңлатылды. Эшмәкәргә залогы җитмәгән очракта  ТР Гарантия  фонды поручительлек итәчәк. Вадим Мясниковның микрозайм алучы яки алырга тырышып  караучылар булдымы дигән  соравына куллар дәррәү  күтәрелмәсә дә, аны рәсмиләштерү  кыенлыкларын белүчеләр бар булып чыкты. Эшмәкәрләр  промипотека, факторинг һәм башка кредит проектлары турында мәгълүматлы булдылар.  Хәзерге  вакытта чит илгә товар чыгаручы эшмәкәрләр дә дәүләт булышлыгына исәп тора ала. Экспорт юнәлешендә актив  кына эшләүчеләр барлыгы да ачыкланды. Әйтик, “Саба сувенирлары” остаханәсе хуҗалары Вафиннар продукциясен Германиядә, Бельгиядә, Кытайда, Канада һәм башка  илләрдә беләләр.  Чит илләрдәге эшмәкәрләр эшчәнлеге белән якыннан таныш  тышкы икътисадый элемтәләр  белән кызыксынучы “Гафэль” (Ландшафт) компаниясе  җитәкчесе Алим Галимуллин да үзенең соравына  җавап  алды. Кемнәрдер бәлки “Бизнес-десант”та ачылып та бетмәгәндер.  Вадим Мясников тикмәгә генә тәнкыйтьләгез безне дә , димәде.  Соңгы   сүз Рәис Миңнехановка  бирелгәч, район башлыгы шәһәрләр белән бертигез күреп, авыл районнарында  бизнесны, сәнәгать мәйданчыкларын үстерүгә караш тамырдан тамырдан үзгәрергә тиешлегенә басым ясады.  Башкарма  комитет җитәкчесе  урынбасары Илнур Котдусов  агымдагы атнаның бизнес  вәкилләре өчен бик эшлекле үтүен ассызыклап, эшмәкәрләрне 7 июльдә “Сабантуй”  спорт-мәдәни комплексында үтәчәк эшмәкәрләр Сабантуенда да актив катнашырга  чакырды.       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International