Сәламәтлегемне саклыйм – үз-үземә булышам (Отдел Культуры)

2018 елның 6 июле, җомга

5 июль көнне Мичанбаш авыл клубында балалар өчен «Сәламәтлегемне саклыйм – үз-үземә булышам» дип исемләнгән спорт эстафетасы үткәрелде. Чараның максаты - балаларның сәламәтлеген ныгыту, физик сыйфатларын үстерү. Алга таба без «Фанты» уенын уйнадык, уенның асылы куелган биремнәрне үтәү булды. Тик катнашучыларның берсе үзенә нинди йөкләмә нәкъ менә аңа эләгәчәк икәнен алдан белә алмый. Фанты уенын чиксез озак уйнарга мөмкин, куңелле биремнәр уен белән мавыгуны арттыра гына. Үткәрелгән бәйрәм беркемне дә битараф калдырмады.

(Отдел Культуры)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International