Мичән авыл җирлегендә көндәлек тирә-якны төзекләндерү, хезмәт күрсәтү, төрле чараларда катнашу буенча максатчан эш алып барыла. Мичән төп мәктәбендә ремонт эшләре башланды, су коену зоналарына, су буенда үз-үзеңне тоту кагыйдаләре буенча күрсәтмә мәгълүматләр урнаштырылды. ААҖ “ Саба” “ Мичән” бүлекчәсендә механизаторлар урып-җыюга комбайннарын әзерлиләр, фермада бозаулату торагында ремонт эшләре алып барыла. Яңа Мичән авылында Казан төзелеш оешмасы ташу суы ага торган торба башларын ремонтлыйлар. " Мичән авыл җирлеге"