Югары-Утар акылга зәгыйф балалар йорты-интернатында укыту семинары.

2018 елның 3 июне, якшәмбе

3 нче июнь көнне Югары-Утар акылга зәгыйф балалар йорты-интернатында РБОО “Центр лечебной педагогики” Мәскәү шәһәре специалистлары Битова А.Л., Фадина А.К., ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министр урынбасары Абдреева Ю.И., шулай ук “Апрель”Казан шәһәре реабилитация үзәгеннән специалистлар, Саба районы социаль яклау бүлеге начальнигы Хузин М.М., баш табибының клиника - экспертлык эше буенча урынбасары Гайнуллина И.Г., Саба районының коррекционный мәктәбе директоры Нуриева Д.Б. һәм Югары-Утар балалар йорты-интернаты директоры Гараев И.Г. белән берлектә семинар булып узды. Шулай ук Югары-Утар интернатында эшләүче медицина хезмәткәрләре, тәрбиячеләре дә катнашты.

Семинар алдыннан кунаклар  интернатта тәрбияләнүче балалар яшәү шартлары белән таныштылар.

Семинар барышында балаларга кагылышлы төп проблемалар һәм сораулар күтәрелеп алынды. Соңыннан семинар түгәрәк өстәл артында дәвам ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International