1 нче июнь көнне Иске Икшермә авылында "Кояшкай" сәламәтләндерү лагере үз эшен башлап җибәрде. 1 нче смена 21 көн дәвам итәчәк. Әлеге сменада балалар көннең беренче яртысында төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнсә, икенче яртысында кызыклы чаралар белән мәшгүль булачаклар. Балалар өчен «3D модельләштерү», «ЧПУ станогында эшләү», «Хореография», «Кулинария» кебек юнәлешләрдә дәресләр булачак, шулай ук кызлар өчен “Кул эшләре остаханәсе” дә эшләячәк.