30 май көнне Шәукат Биктимеров исемендәге район мәдәният узәгендә Саба балалар сәнгать мәктәбенен ин сөенечле һәм дулкынландыргыч чыгарылыш кичәсе узды. 2017-2018 уку елында Хөснулла һәм Аллахияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең 28 чыгарылыш сыйныф укучылары таныклык алды.
Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Минниханов тантаналы рәвештә Хореография бүлегенең 11 укучысына, музыка бүлегенең ике юнәлешен Фортепиано һәм Вокал сыйныфын тәмамлаучы 1 укучыга гел "5”ле билгеләренә бетерүчеләр таныклыкларын тапшырды.
Сәнгать мәктәбен “4”ле билгелэренә тәмамлаучы укучыларга таныклыкны Хөснулла һәм Аллахияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе директоры Газизов Алмаз Зиннурович тапшырды.
Сәнгать мәктәбенең традициясенә әйләнгән төрле дәрәжәдәге халык-ара, региональ, республика конкурсларда җину яулаган укучыларыбызны Саба муниципаль районынын Мәдәният булеге начальнигы Ростәм Фидәил улы Захидуллин Саба балалар сәнгать мәктәбенең рәхмәтен һәм медален, җитәкчеләренә мәдәният бүлеге кубоклары һәм мактау грамоталары тапшырды. Заһидуллин Рөстәм Фидәил улы чыгарылыш сыйныф укучыларын һәм призерларын котлап, ата-аналар белән үзара хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде.
Без чыгарылыш сыйныф укучыларын чын күңелдән котлыйбыз. Барыгызга да хәерле юл, хезмәт сөючәнлек, үҗәтлек, авырлыклар алдында артка чигенмәскә, һәрвакыт алга барып, куелган максатка ирешергә, тормышта үз урынын табарга, һәм әлбәттә, сәнгать мәктәбен, үз-укытучыларын онытмаска телибез. Без сезне яратабыз һәм көтәбез. Барлык чыгарылыш сыйныф укучыларына, призерларга ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар һәм яхшы кәеф юлдаш булсын.